Бүген «Татар-информ» ИАда Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Татарстанда онкологик авырулар саны ситуациясе турында, мәкерле авыру белән көрәшү һәм аны профилактикалау турында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУнең баш табибы Илдар Хәйруллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, РФА член-корреспонденты, онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Рөстәм Хәсәнов һәм «ТР ССМ РКОД» медицина булеге буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгеч, м.ф.к. Илсур Шаймарданов сөйләделәр.