Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар бармы? Татарстанлылар өчен мәгълүмат!

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет- кабул итү бүлмәсе эшли.

«Халык контроле» дигән ТР дәүләт мәгълүматый системасына мөрәҗәгатьне  https://uslugi.tatar.ru/open-gov адресы буенча калдырырга мөмкин. Гаризалар 10 көн эчендә каралалар.

«Халык контроле» системасы җәмәгать контроле механизмын оештыру,  фикерләрне өйрәнү һәм гражданнар белән кире элемтә төзү, халыкның көнүзәк мәсьәләләрен күзәтү һәм иҗтимагый-сәяси тормышның мәсьәләләре турында фикер алышу өчен бердәм мәгълүматый мәйданны төзү максатында эшләнде.

Медицина ярдәмен күрсәтү, дару тәэминаты, шул санда авыртуны бетерә торган терапияне ала алырлык мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен «кайнар элемтәнең» (843) 231-20-70 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.

Медицина хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү мәсьәләләре (хезмәт өчен түләүне күтәрү, хезмәт хакын бозу мәсьәләләре) буенча (843) 231-79-40 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез. «Кайнар элемтә» телефоны буенча мөрәҗәгать иткән медицина хезмәткәре тулы исемен, үз вазыйфасын, медицина хезмәткәре эшли торган учреждениесенең тулы исемен һәм адресын хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International