2017 елда республика халыгын диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча (карап тикшерүне 582 854 кеше узды), йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш рискына һәр унөченче диярлек татарстанлы дучар ителгән! Һәр җиденче кеше дөрес ашамый (13,6%), һәр унынчысы түбән физик активлыгы белән беррәттән (7,9%) тәннең кирәгеннән артык авырлыгына ия.