Министр урынбасары белән хушлашу чарасына Казан дәүләт медицина академиясендә узды. Аны актык юлына озатырга Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы Гүзәл Шакирова, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, ТР Дәүләт советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтенең Территориаль органы җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппаратының хезмәткәрләре, медицина учреждениеләренең җитәкчеләре, коллегалары килделәр.