Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны кимеде

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

2018 елның 5 февраленән башлап 11нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8157 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1052 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6524– төрле авыруларга туры килде, шул санда 193 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 55 инфаркт.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 877 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 33 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 26 кеше зыян күрде, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 73 очракка кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  12гә, ЮТҺ буенча – 9га,  бала табулар буенча – 5кә кимеде. Чакырулар саны янгыннар буенча – 7гә, миокард инфарктлары буенча – 1гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 90га артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International