Оча сөяге-бот буынын ревизион эндопротезлау буенча мастер-класс 9 февральдә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең травматология үзәгендә узды. КДМУ травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, профессор, фәннәр докторы Илдар Әхтәмов җитәчелегендә Казанның РКХ хезмәткәрләре, кафедраның аспирантлары һәм травматология бүлегенең мөдире Әсхәб Әлиәсхәбов белән бергә сынган гамма-кадакны ревизион эндопротезга алмаштыру буенча катлаулы операция уздырылды.