Фәния Басырова 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең күппрофильле стационарын ачу вакытыннан ук, ул чакта әле элекке «Камаз» Медсанчасте булган, физиотерапевтик бүлекне җитәкли. Аның җитәкчелегендә 19 шәфкать туташы эшли. Көн саен бүлектә төрле авырулар буенча меңнән артык физиопроцедура үткәрелә, 30га якын төрле дәвалау алымнары кулланыла. Аның тарафыннан физиотерапевтик дәвалауның күп яңа хәзерге заман алымнары кертелгән.