Бүген бөтен дөньяда Халыкара яман шеш белән авыручы балалар көне (International Childhood Cancer Day) билгеләнә. Бу көн 2001 елның сентябрендә Люксембургта ел саен уздырыла торган Яман шеш белән авыручы балаларның ата-аналары оешмаларының халыкара конфедерациясе (International Confederation of Childhood Cancer Parent Organisations) вакытында игълан ителде. Беренче тапкыр Халыкара онкология белән авыручы балалар көне 2002 елда үткәрелде.