2018 елның 12 февраленән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8492 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1220 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6730– төрле авыруларга туры килде, шул санда 200 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 73 инфаркт.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1059 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 34 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 31 кеше зыян күрде, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 21 тапкыр чыктылар, анда 2 кеше зыян күрде.
Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 335 очракка артты (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә). Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 168гә артты. Чакырулар саны миокард инфарктлары буенча – 18гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 7гә, янгыннар буенча – 2гә, ЮТҺ буенча – 1гә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча 2гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.