Казан табиблары ир кешеләрнең сәламәтлеген тикшерделәр

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Казан шәһ. «3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә» «Ирләр сәламәтлеге көне» акциясе узды. Ир кешеләр урология авырулары булуына тикшерелә алдылар. Тикшерү программасы лаборатор диагностикалау алымнарын (кан һәм сидек анализларын), ультратавыш диагностикасын һәм табиб-уролог консультациясен үз эченә керткән иде. 21 яшьтән башлап 78 яшькә кадәр булган  100дән артык ир сәламәтлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча табиблар 70 кешедә мәни бизе авыруларын (мәни бизе аденомасы, мәни бизе ялкынсынуы) ачыкладылар, 25 кешедә – бөер авыруларын (бөер ташы авыруы, бөер кистасы), 3 кешедә сидек куыгының һәм җенес бизенең шешләрен таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International