Түбән Кама мәктәпләренең берсендәге укучыларының иртәсе гадәттәгечә булмаган кебек башланды. Аларга кунакка коткаручылар, Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең һәм Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре килделәр. Максаты балаларга суда зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтүне өйрәтү булган «Тормышны коткарырга өйрән» акциясе су объектларында һәлакәт очракларын профилактикалау буенча ун көнлеккә туры китерелгән. Мәктәп очраклы гына сайланмады – ул Кама елгасыннан берничә метр ераклыкта урнашкан. Укучылар коткаручылар артыннан боз астына төшкән кешене чыгару буенча маневрларны дәртләнеп кабатладылар, аннан соң кызыксынып ясалма сулыш һәм йөрәккә массаж эшләргә өйрәнделәр. Салкын көндә акциядә катнашучыларны җылытып, буйлы курчак Табиб белән бию флешмобы чараны тәмамлады.