Республикада барлык балалар авыруларының яртысы сулыш алу әгъзалары белән бәйле – БРКХдә балалар пульмонологиясенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Сулыш алу әгъзалары авырулары аеруча балалар арасында таралган. Шулай, 2016 елда 14 яшькә кадәр балаларның беренчел авырулар саны структурасында сулыш алу әгъзалары авыруларының чагыштырма авырлыгы 64% тәшкил иткән. Мәктәп яшендәге балаларның барлык авыруларының 50%ка кадәр нәкъ менә сулыш алу әгъзалары авыруларына туры килә. Еш кабатлана торган респираторлы йогышлар организм реактивлыгының үзгәрүенә, баланың физик һәм психомотор үсешенең тоткарлыгына китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International