Теләче үзәк район хастаханәсендә 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Хастаханәнең баш табибы Илсур Галиуллин эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен тикшерде. Узган елда Теләче районында 124 бала туды – үткәндәге елдан 48 балага азрак. 171 кеше вафат булды, 2016 елның абсолют күрсәткеченнән 42гә азрак. Узган елда эшкә сәләтле яшьтәге 29 кеше вафат булды – үткән елның абсолют күрсәткеченнән 14кә азрак.