Бүген Яр Чаллыда Шәһәр советының киңәйтелгән утырышы узды, анда Яр Чаллы шәһ. социаль-икътисадый үсешенең йомгакларын ясадылар. Утырыш башланыр алдыннан килүчеләр шәһәр предприятиеләренең продукциясе һәм проектлары күргәзмәсе белән таныша алдылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Мәһдиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов күргәзмәне карап чыктылар.