Республика клиник хастаханәсе яңа эшләнмәләргә патентлар алды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе  хезмәткәрләренең эшләнмәләренә патентлар бирде.

Республика хастаханәсе табибларының яңа эшләнмәләренең берсе – балаларда кулбаш сөягенең баш калкулыгының ялган буыны белән кулбаш сөягенең дисталь бүлегенең вальгуслы деформациясен дәвалау ысулы.

Эшләнмәләрнең авторлары РКХнең балалар травматология-ортопедия бүлеге хезмәткәрләре, Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре, фәнни-тикшеренү бүлеге хезмәткәрләре Петр Степан улы Андреев (бүлек мөдире), Игорь Владимир улы Цой, Алексей Петр улы Скворцов, Рәдиф Рафиз Әхмәтов улы булдылар.

РКХ табибларының уйлап чыгарган әйберенең тагын берсе параартикуляр тукымалар чикләмәсе булды. Ул эре буыннарга операция үткәрү вакытында куллану өчен билгеләнгән һәм тулаем тукымаларны чикләүне һәм буыннар эчендәге элементларны визуальләштерүне тәэмин итә.

Эшләнмәләрнең авторлары РКХнең 1нче номерлы травмотология бүлеге һәм 2нче номерлы ортопедия бүлеге хезмәткәрләре: Илдар Фуат улы Әхтәмов, Сергей Александр улы Ардашев, Гамил Гакил улы Гарифуллов, Егор Игорь улы Сидорук булдылар.

Роспатент уйлап чыгарган «Хирургия безе» әйберенә патент бирде.

Эшләнмәләрнең авторлары: 2нче номерлы травматология бүлегенең хезмәткәрләре №2 (кул чугы микрохирургиясе): Мурад Равил улы Журавлев, Андрей Алексей улы Богов (бүлек мөдире), Ханнанова кызы Илүсә Гадил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International