Бүген Әлмәт район буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Йомгаклау медицина советы узды. Анда 2017 ел эчендә район сәламәтлек саклавының эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар куйдылар.
Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуы белән узды. Чарада Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директорының урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнаштылар.
Доклад белән Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина чыгыш ясады.
2018 елга бурычлар санында ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы халыкның гомер озынлыгын арттыруны, капиталь ремонт үткәрүне, яңа сәламәтлек саклау объектларын, шул санда күп профильле балалар хастаханәсен төзүне, авыруларны иртә ачыклау өчен профилактик программаларын эшләп чыгаруны һәм кертүне, «Ирләр сәламәтлеге» проектын гамәлгә ашыруны, бөтен медицина оешмаларында хәзерге заман мәгълүмат системасын кертүне, «IT ФАПларга» пилот проектын гамәлгә ашыруны билгеләде.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әлмәт сәламәтлек саклауның уңышларын билгеләде һәм беренче дәрәҗәле бурычларны аерып күрсәтте, алар санында – бала тудыру йортының капиталь ремонты.
Чара ахырында иң яхшы медикларны бүләкләү булды.