12 меңнән артык Татарстанда торучы «Мактаулы донор» исемен йөртә

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Казанда узган ел эчендә Татарстанның кан хезмәте эшенең йомгакларын ясадылар. Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев билгеләп үткәнчә, республикада ел саен компонентларга эшкәртелгән 50 тоннадан артык кан әзерләнә. Мөгаен, кан җибәрү шикелле, медицина ярдәменең бер төре дә халыкка мондый булышлык күрсәтүдә мохтаҗ түгел. Кеше – донор канының бердәнбер чыганагы булып тора. Татарстанда 33 032 донор яши, аларның 70% – ир-атлар. 46,9% донорлар – 20 яшьтән алып 29 яшькә кадәр булган кешеләр. Республикада 12 069 кеше – мактаулы донорлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International