Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү, 7 финанс-чыгымлы авыру буенча, 2017 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы гражданнарын түләүсез дару тәэминатының программаларын гамәлгә ашыруга багышланган республика селектор кинәшмәсе узды.
Кинәшмә эшендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Cәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру идарәсенең башлыгы Гузәл Шакирова, ТР буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтенең Территориаль органы җитәкчесе Рөстэм Сафиуллин, «Таттехмедфарм» ДУП генераль директоры Олег Акберов, ТР медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар. Төп доклад белән сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева чыгыш ясады.
Киңәшмә видеоконференция тәртибендә үзәк район хастаханәләре һәм «Таттехмедфарм» ДУП үзәк район даруханәләренең мөдирләре катнашулары белән узды.