2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлаулар узачак. Үзәк сайлау комиссиясе булачак президент сайлауларында тавыш бирү процедурасын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән яңалыклар кертте. Хәзер Россия гражданнары, паспорттагы теркәүгә карамастан, теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.
Сез гариза биргәннән соң 2018 елның 18 мартында үзегез сайлаган сайлау участогына килегез һәм, үзегезнең паспортыгызны күрсәтеп, сайлау бюллетенен алыгыз. Бернинди өстәмә документлар таләп ителми.
Сораулар калдымы? Түләүсез күпканаллы 8-800-707-20-18 номеры буенча Россиянең ҮСК (ЦИК) Мәгълүмати-белешмәләр үзәгенә шалтыратыгыз
Тулырак мәгълүмат белән Россиянең ҮСК (ЦИК) сайтында http://www.cikrf.ru/ адресы буенча танышырга мөмкин
Россиянең ҮСК (ЦИК) материаллары буенча