Түбән Каманың ЮХИДИ хезмәткәрләре «Сәламәт ир-ат» акциясендә катнаштылар

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Камада  ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен «Сәламәт ир-ат» акциясе узды. Әлеге хезмәт хезмәткәрләре Түбән Кама юлларында төрле һава шартларында дежур торалар һәм барыннан күбрәк артык суыну белән бәйле авыруларга дучарлар. Чараның максаты –  ирләргә сәламәтлекләрен саклауга һәм ныгытуга игътибарларын җәлеп итү.  Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын, буйны, авырлыкны үлчи һәм гәүдә массасының индексын билгели алдылар. Табиб нарколог-психиатр Ирина Жукова һәм табиб-уролог Рәсим Мотыйгуллин ир-атларның авыруларын һәм эчкечелекне кисәтү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International