Яр Чаллыда сәламәтлек саклауның шәһәр тармагы эшенең йомгакларын ясау белән утырыш узды.
Утырышта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасының Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, социаль сәясәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетының рәисе Светлана Захарова катнаштылар.