7 мартта 10 сәгатьтән башлап 16 сәгатькә кадәр «МЕГА» сәүдә үзәгендә күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалау буенча #минуздым дигән социаль акция узачак.
Республика клиник онкология диспансерының табиблар онкологлар-маммологлар турыдан-туры сәүдә үзәгендә күкрәкнең түләүсез тикшерүен уздырачаклар. Шунда ук күрсәтүләр буенча сөт бизенең УЗТен эшләп булачак яки онкология диспансерында маммография узарга юллама алырга мөмкин булачак. Моннан тыш килүчеләр матурлык һәм сәламәтлек темасына лекторий карый, ә көтү зонасында – макияж һәм прическа ясый алачаклар.