Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә чакырулар саны кимеде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

2018 елның 26 февраленән башлап 4 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8771 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 992 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7146– төрле авыруларга туры килде, шул санда 204 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 54 инфаркт.

 Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 820 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 44 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  2 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 14 тапкыр чыктылар, анда 3 кеше зыян күрде.  Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 77 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 21 очракка кимеде (бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).   Мөрәҗәгатьләр саны бала табулар буенча – 15кә, янгыннар буенча – 15кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча – 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  7гә артты. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 194кә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International