Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, ТР буенча атна эчендә, 26 февральдән башлап 4 мартка кадәр, Татарстанда КРВИ белән авыручылар саны 27,3%ка үскән, шул ук вакытта эпидемия бусагасы артмаган.
Ничек үз сәламәтлегеңне сакларга һәм кискен респиратор вируслы йогышының корбаны булмаска? Гади, әмма нәтиҗәле профилактика алымнары турында исегезгә төшерәбез.
Кискен респиратор вируслы йогыш (КРВИ) кешенең сулыш органнарын зарарлый. Нигездә, авыру үсешенең сәбәбе булып вируслар белән контакт тора. Аларны тапшыру юлы – һава-тамчылы. Риск төркемендә балалар, өлкән кешеләр, шулай ук иммун системасы зәгыйфләнгән кешеләр булып торалар.