ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушеры-гинекологы Илмира Галимова «Хатын-кыз – ел үрнәге» булды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-кешесе: хатын-кыз карашы» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 дән артык катнашучы дәгъва итте. Бүләкләү тантанасында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

«Хатын-кыз – ел үрнәге» ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушеры-гинекологы, РКХ акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Илмира Галимова булды. Нәкъ менә хастаханәнең перинаталь үзәгендә җиде меңнән артык бала дөньяга килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International