Казанда Татарстанда студент медицина отрядлары үсеше турындагы килешүгә кул куйдылар

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Казан дәүләт медицина университетында ЮУЙ ректоры Алексей Созиновның Россия Студентлар Отрядларының Үзәк штабы комиссары Екатерина Красикова белән очрашуы булды.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты һәм студентлар медицина отрядларын үстерү бүлегендә Идел Буе федераль округының студентлар отрядлары штабы арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә имза куелды. Килешү булачак медикларны тәрбияләүдә, аларда киләчәк һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле сыйфатларны булдыруда, тәҗрибә алуда этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International