БРКХдә балаларга ясаган операцияләр саны арта

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашуында Балалар республика клиник хастаханәсенең Хастаханә советының йомгаклау утырышы булды.

«2017 ел эчендә Балалар республика клиник хастаханәсе эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында» доклад белән баш табиб Рафаэль Шавалиев чыгыш ясады. Ул 2017 ел эчендә эш йомгаклары турында сөйләп бирде, коллегаларына нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәтләр белдерде. «Балаларның сәламәтлеген саклау – менә шуңа безнең клиниканың коллективы көн саен үз көчләрен, белемнәрен, энергиясен һәм талантын бирә» – дип, Рафаэль Шавалиев басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International