Бүген Казан шәһәре сәламәтлек саклау тармагының 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны тавышландырдылар. Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының йомгаклау утырышы Казан дәүләт медицина академиясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Казан шәһ. башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашуларында узды.