ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына Айрат Далез улы Гарипов билгеләнгән

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына Айрат Далез улы Гарипов билгеләнгән.

1973 елның 4 июлендә Казанда туган.

1994 елда В.В. Куйбышев ис. Казан финанс-икътисад институтын  «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган.

 

Хезмәт эшчәнлеге:

1991–1994 – бухгалтер, «Вегатон» МП баш бухгалтеры

1994–2001 – «Заречье» акционерлык коммерцияле банкы валюта бүлегенең башлыгы;

2001 – «Аудит, менеджмент, финанслар» Консалтинг группасы» ЯАҖнең генераль директоры;

2003–2004 – «ВИП КОНСАЛТ» ҖЧҖ директоры

2004–2006 – «Автокредитбанк» ҖЧҖ идарәсенең рәисе;

 2006–2006 – «АвтоКредит» ҖЧҖ директоры;

2006–2008 – Казан шәһ. Башкарма комитетының Мәскәү районы Администрациясе башлыгының беренче урынбасары;

2008–2014 – Казан шәһ. Башкарма комитетының Финанс идарәсенең башлыгы;

2015–2015 – «Группа 8К» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары;

2015 – 2017 – «Рубин» ФК Муниципаль автономияле учреждениесенең финанс директоры, генераль директорының беренче урынбасары –коммерция директоры.

 

«Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты, Казан шәһ. мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

«Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеменә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International