2008 елда Казаннан балалар хирургы Леонид Миролюбов дөньяда беренче тапкыр балага «Аллоплант» дигән уникаль протез куйды. Бу вакыт узу белән организмның үз тукымасына әйләнүче протез ясауның өр-яңа технологиясе. Бүген шулай итеп аортаны, трахеяне һәм үпкә көпшәсен алмаштырырга була. Бөтендөнья балалар хирургиясенең яңа битен ачучы хирург дөньяда беренче уникаль протезлар турында «Татар-информ» МАна үзе сөйләде.