18 мартта Түбән Каманың һәм районының сайлау участокларында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең фельдшерлары дежур торачаклар, ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадаларының эшләрен көчәйтәчәкләр. Ә барлык теләүчеләр, шушы сайлау участокларына килеп, белгечләр консультациясен ала алачаклар. Сәламәтлек хәлате буенча хастаханә ятагына эләгүче түбәнкамалылар стационарда тавыш бирәчәкләр.