2018 ел сайлауларында 70 меңнән артык сәламәтлек саклау хезмәткәре тавыш бирәчәк

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Бүген, 2018 елның 18 мартында россиялеләр илнең Президентын сайлыйлар. Казанда беренчеләрдән булып ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тавыш бирде. Барлыгы Татарстан сәламәтлек саклау системасында 70 меңнән артык хезмәткәр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының 200дән артык хезмәткәре, медицина көллиятләренең һәм училищеларының 800дән артык укытучысы һәм 5 меңнән артык студенты, 10 меңнән артык стационар авыручы тавыш бирәчәк.

ТР территориясендә вакытлыча була торган сайлаучылар белән 49 участок сайлау комиссияләре (ябык участоклар) урнашкан, шул санда алардан 33 медицина оешмаларында түбәндәге районнарда урнашкан: Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Чистай һәм 23 участок Казан территориясендә урнашкан.

Барлык килеп чыккан бәхәсле сораулар буенча пациентлар-сайлаучылар Россия Президентының сайлауларын үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының Штабына (843) 231-79-98 тел. буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Штабы 8.00дән башлап 21.00гә кадәр эшли.

Исегезгә төшерәбез, бу елда Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда тавыш бирү процедурасын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән яңалыклар рәтен кертте. Хәзер Россия гражданнары паспорттагы теркәүгә карамастан теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.

Территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең адресларын Россиянең ҮСК сайтында интерактив карта ярдәмендә,  яки 8-800-707-20-18 түләүсез күпканаллы номеры буенча Россиянең ҮСК Мәгълүмати-белешмә үзәгенә шалтыратып белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International