Норлат районының Рус Богдашкино саласында яңа ФАП ачылды

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Рус Богдашкино саласында республика программасы буенча төзелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды.

Ачуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Норлат  муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин катнаштылар. Ачудан соң ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Норлат районы медицина хезмәткәрләре белән очрашты һәм үзәк район хастаханәсенә килеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International