Чаллыда яшәүче хатын-кызлар яман шешне иртә ачыклау буенча диагностика үттеләр

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Яр Чаллының 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә «Хатын-кызлар сәламәтлеге көне» акциясе узды. Учреждениегә килүчеләр гинекологларда, УТТ (Ультратавышлы тиккшерү) табибларында, урологларда һәм маммологларда тикшерү уза алдылар. Тикшерү программасы гомуми анализга кан алуны, кече оча сөягенең һәм сөт бизенең УТТ (күрсәткечләр буенча), гинекологик карап тикшерүне һәм чисталык дәрәҗәсенә мазоклар алуны (ГН һәм флорага), онкоцитологиягә, 50 яшьтән узган хатын-кызларга – онкомаркерларга (СА 125) мазок алуны үз эченә кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International