3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсендә «Гаилә сәламәтлеге көне» акциясе кысаларында ир кешеләрнең түләүсез тикшерүен үткәрделәр. Яшәү урыны буенча бу учреждениегә теркәлгән 45 яшьтән өлкәнрәк ир кешеләр үзләренең сәламәтлекләрен тикшерттеләр. Тикшерү онкологның, урологның, хирургның-проктологның кабул итүен, шулай ук ПСАга, РМПга кан алу тикшеренүләрен, мәни бизенең УТТ һәм флюорография тикшерүен үз эченә кертте.