Чистайның балалар сырхауханәсендә булачак әниләр өчен концерт үтте

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Алар өчен махсус җыелган йөклелек барышына һәм бала табуга уңай тәэсир итүче композицияләр яңгырады. Танылган композиторларның әсәрләрен Исхак Мөхәммәтов идарәсе астында «Көнчыгыш» МКАҮнең чистай халык тынлы оркестры башкарды.

Концерт «Сонатал»  (музыка ярдәмендә бала табуга кадәр баланың үсеше һәм тәрбияләү буенча йөкле хатын-кызлар өчен программа) курслары кысаларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International