ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко «ЗдравКультПривет-2018» дигән I Бөтенроссия Шифаханә-курорт учреждениеләренең аниматорлары һәм мәдәни оештыручылары фестиваленең жюри составында булды. Ул 21 марттан башлап 24 мартка кадәр Милли шифаханә ассоциациясе (МША) һәм туризм буенча ТР Дәүләт комитеты булышлыкларында «Татарстан шифаханәләре» Республика ассоциациясенең «Крутушка» шифаханәсендә уза.