Республика онкология диспансерының яңа медицина реабилитацияләү бүлегендә беренче пациентлар реабилитацияне үттеләр

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Республика клиник онкология диспансерында медицина реабилитацияләү бүлеге эшли. 7 ай эчендә 137 пациент реабилитация программасын узды. Бүлектә онкология авыруларының яман шешкә каршы махсуслаштырылган дәвалау этабын узган яки этабында булучы пациентларның реабилитациясе үткәрелә. Реабилитацияләү программасы үзенә дәвалау физкультурасының төркемле дәресләрен, психокоррекцияне, аппаратлы механотерапияне һәм пневмокомпрессион массажны кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International