Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны Россиядәгедән өчтән бергә кимрәк

2018 елның 23 марты, җомга

2017 елда Татарстан Республикасында туберкулез белән авыручылар санын 2016 ел белән чагыштырганда 9,2%ка киметеп булды. Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны Россия Федерациясендәгедән 30,6%ка кимрәк һәм Идел Буе Федераль округындагыдан 29,6%ка кимрәк. Моның хакында бүген Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә багышланган «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International