2018 елның 19 мартыннан башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9508 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1246 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7767– төрле авыруларга, аларның 205 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 61 инфаркт, туры килде.
Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 931 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 47 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 45кеше зыян күрде, 23 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 20 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 90 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 311 очракка артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 6га, бала табулар буенча – 6га һәм ЮТҺ буенча – 17гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 3кә артты.
Мөрәҗәгатьләр саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 26га, көчле миокард инфарктлары буенча – 3кә артты. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 110га артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.