Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Фәрит Шәриф улы Галәутдинов билгеләнде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Фәрит Шәриф улы Галәутдинов билгеләнде.

1971 елның 4 июлендә ТАССР Чистай районының Татар Талкышы авылында туды.

1997 елда Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлек буенча тәмамлады.

Хезмәт эшчәнлеге:

1997–1998 – табиб-интерн, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Казан шәһ.;

1998–2000 – ординатор, Казан дәүләт медицина академиясе;

2000–2003 – аспирант, Казан дәүләт медицина академиясе;

2002–2006 – хирургия бүлегенең ашыгч ярдәме табибы-хирургы, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Казан шәһ.;

2006–2014 – генераль директор урынбасары, Регионара клиник-диагностика үзәге;

2014 – 2018 – Казан шәһ. «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары.

Медицина фәннәре кандидаты.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде (2012 ел.)

Өйләнгән, ике баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International