Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда деменция белән 46 миллион кеше исәпләнә. Галимнәр фаразлары буенча, 2050 елга бу авыру белән интегүче кешеләр саны 3 тапкыр артырга мөмкин. Альцгеймер авыруы картлык акыл зәгыйфлеге очракларының яртысыннан артыгын тәшкил итә.
Бүген Республика клиник психиатрия хастаханәсе белән пациентлар туганнары өчен программалар эшләнделәр – амбулатор психиатрик ярдәм дәрәҗәсендә гамәли киңәшләр белән дәресләр уздырыла. Учреждениедә ярдәм, деменция белән җәфаланган авыручылар артыннан карау күрсәтәләр. Тулы мәгълүмат белән 8 (843) 222-57-12 телефон номеры буенча танышырга мөмкин.