Әлмәт үзәк район хастаханәсенең элеккеге баш табиб урынбасары Елена Пряхинага 90 яшь тулды

2018 елның 30 марты, җомга

Әлмәттә сәламәтлек саклау отличнигы, медицина хезмәтенең капитаны, элек – Әлмәт ҮРХ баш табиб урынбасары Елена Иван кызы Пряхина 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Елена Иван кызы медицинага 47дән артык ел багышлады. Туган көнен уздыручыны Нефтеград сәламәтлек саклавының үсешенә кыйммәтле өлеш керткәне өчен Әлмәт ҮРХнең баш табибы Рафаэль Габдрахманов, хастаханәнең ветераннар советы рәисе Флера Галләмова, шәһәр Ветераннар советының рәисе урынбасары Надежда Царева котладылар һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International