Яшел Үзән медицина училищесы директоры вазыйфасына Рашат Вәгыйз улы Латыйпов бигеләнде

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яшел Үзән медицина училищесы» ДАҺББУ директоры вазыйфасына Рашат Вәгыйз улы Латыйпов билгеләнде.

1964 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Буа районының Сарсаз авылында туды.

1987 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. 1988 елда – « Оториноларингология» белгечлеге буенча Куйбышев медицина университетының интернатурасын, 1997 елда Казан дәүләт медицина академиясе аспирантурасын тәмамлады.

Хезмәт эшчәнлеге:

1988–1999 елларда – табиб-оториноларинголог;

2000–2004 елларда – Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы;

2004–2007 елларда – Казан шәһ. Башкарма Комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау бүлеге;

2007–2014 елларда – «16нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» МССУнең баш табиб урынбасары;

2014 г. – хәзерге вакытка кадәр –  КДМУ оториноларингология кафедрасы доценты.

Медицина фәннәре кандидаты.

Татарстан Республикасының атказанган табибы.

«РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International