Регионара клиника-диагностика үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашуында йомгаклау медицина киңәшмәсе үтте.
Оешма җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин больницаның казанышлары һәм бурычлары белән таныштырды . Аның хәбәр итүе буенча, үткән елда консультатив һәм дәвалау ярдәмнәрен 118 583 пациент алган , аларның 55%ы - эшкә яраклы һәм 45%ы - пенсион яшендәге кешеләр . Пациентлар мөрәҗәгать итүләренең 90%ы (106 604 кеше) амбулатория дәрәҗәсендә каралган . 11 979 кеше стационар ярдәм алганнар.
2011 елда 13 чит ил командировкалары оештырылган. Персоналны өйрәтүнең нәтиҗәсе булып РКДҮнең көндәлек эшенә яңа методикалар кертү тора. 2011 елда диагностиканы яхшыртуга һәм дәвалау нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән 12 инновацион методика кертелгән. Регионара клиника-диагностика үзәгендә ярдәм күрсәтү 68 авыру стандартлары буенча алып барыла. РКДҮдә квартал саен анкеталар тутыру үткәрелә . Анкета нәтиҗәләренә караганда, канәгатьләнгәнлек дәрәҗәсе 96,6% тәшкил иткән 2010 ел белән чагыштырганда, 2011 елда медицина ярдәменең сыйфаты белән канәгатьләнгәнлек биек дәрәҗәдә кала һәм соралганнарның 96,93%ын тәшкил итә. «Һәркем алырлык әйләнә-тирә» программасы тормышка ашырылган - 12 млн.сумга 1033 м2. Тиз хәрәкәт итә алмаган халык төркемнәренә күрергә килүләр һәм стационар дәвалаулар өчен шартлар тудырылган.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева йомгаклау доклады белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, РКДҮ коллективы иң яхшысы булырга бурычлы.
«Сезнең үзәгегезнең бурычы булып 2011 елда ирешкән күрсәткечләрне арттыру тора», - диде ул. Шулай ук якын киләчәктә ТР сәламәтлек саклавының яңарту программасын тәмамлау өчен барлык тырышлыкларны куерга кирәклеген күрсәтте.
Йомгаклап, Елена Шишмарева 2011 елда больницаның эшләвен тулаем алганда уңай бәялим, дип әйтте, ләкин клиникага үсәргә һәм конкурентлыкка тагын да сәләтлерәк булырга ярдәм итәрлек кайбер фактларга игътибар бирүне киңәш итте. Өлешчә, сәламәтлек саклау министры урынбасары бу елда сыйфатка басым ясауны – чит илләрдә яңа проектлар өйрәнү һәм шуларның иң яхшысын клиникага кертүне – киңәш итте. Медицина киңәшмәсе аерылып торган үрнәк больница хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.