Стабильлек саклаганда, сәламәтлек саклауда барлык үзгәртүләрне дә кертергә мөмкин

2012 елның 21 феврале, сишәмбе

Идел буе федераль университетының студентлар һәм педагогия коллективы белән очрашу вакытында ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов шулай диде. Министрның студентлар белән очрашуы традициягә әйләнде. Лекция барышында ул җыелучыларга республика сәламәтлек саклау перспективалары һәм үзгәрешләре турында белгертте.

«Татарстанда яшьләр потенциалын үстерүгә һәм аңа ярдәм итеп торуга юнәлтелгән программалар эшли. Ел саен Татарстанда тормыш итүче яшьләргә лаеклы яшәү дәрәҗәсе булдырырга ярдәм итә торган бар нәрсәгә — яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, массакүләм һәм профессиональ спортка булышлык итүгә, белем арттыру программаларын үстерүгә, сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә — йөзләгән миллион сумнар бүленә», — дип хәбәр итте министр.

«Бүгенге көндә республика – сезнең амбицияләрне, карьера һәм иҗат үсешен тормышка ашыру өчен иң перспектив регион, яшәү өчен уңайлы урын», — дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Министр сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау министрлыгы алдына медицина өлкәсен үзгәртеп кору буенча җитди бурычлар куелды, үзгәрешләрнең тулы системасы төзелде. «Без бүгенге көндә кешегә таба юнәлгән һәм инновацион булган сәламәтлек саклауны булдырабыз, - дип әйтте Айрат Фәррахов, студентларга борылып. - Бүген сәламәтлек саклау системасында эшләүче кешеләр белән, республикада булган шушы «акыл көчебез белән», илебез мөһим үзгәрешләр үткәрә, һәм уңышларга ирешә ала».

Шулай ук Сәламәтлек саклау министры һәр студентны шәхси үрнәге белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга, шул юнәлештә актив үсеш алырга чакырды. Чыгыштан соң, Идел буе федераль университеты студентлары министрга үз сорауларын бирә алдылар.

Айрат Фәррахов яшь белгечләрне сәламәтлек саклауда булган барлык яңа юнәлешләр турында хәбәрдар булырга, медицина оешмаларында кертелә торган информацион технологияләрне камил кулланырга чакырды, һәм, ассызыклап, әйтте: «Иртәгә эш урыннарына сез килерсез, һәм сезнең профессиональлегегездән кешеләр тормышы һәм саулыгы торачак. Сез профессиональ планда өзлексез камилләшергә әзер булырга тиеш».

«Бездә сыйфатлы һәм эффектив медицина ярдәме бар. Бүген Европа дәрәҗәсендәге медицина мәгарифе барлыкка килә. Әмма, җәмгыятьтә стабильлек сакланса гына, бу тармакта бар үзгәртүләрне дә кертергә мөмкин, дип билгеләп үтәргә кирәк» - диде идарә җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International