2012 елның 21 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында республиканың әйдәп баручы сәламәтлек саклау оешмаларыныңйомгаклау медицина киңәшмәсе булды. Медицина киңәшмәсенең эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Утырышның башында, өч оешманың баш табиблары 2011 елда башкарылган эш турында сөйләделәр. ТР Дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы Ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсенең баш табибы И.Хәйруллин «Оешманың эшен йомгаклау һәм 2012 елга бурычлар» доклады белән чыгыш ясады. Дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы «Сугыш ветераннары госпитале» нең баш табибы Л. Камалетдинова һәм Дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы « Перинаталь үзәкле Кама арты балалар хастахәнәсе»нең баш табибы Р.Бәкиров шулай ук үз эшләре турында тәфсилләп доклад ясадылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы медицина оешмаларының һәрберсенә 2012 елга бурычлар куйды, һәм, үткән елда гаять зур эш эшләнде, ләкин алда эшлисе эшләр күп дип билгеләде.
Шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры хезмәттәшләр алдында стратегик приоритетлар, яңа белгечләр хәзерләү, аутсорсинг буенча эш, яңа технологияләр кертү һәм оешмаларны мәгълүматлаштыруны куйды.
Йомгаклап, министр Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә булганлыгын билгеләде. Гадәттәгечә, медицина киңәшмәсенең ахырында аерылып торган үрнәк специалистларны бүләкләү булды.