Белем бирү үзәгендә хастаханә эчендәге инфекцияләр профилактикасы сораулары буенча түгәрәк өстәл үтте

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Бүген Югары медицина технологияләр белем бирү үзәгенең конференц-залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының алдынгы эпидемиологлары, эндоскопистлары һәм башка белгечләре киңәшмәдә катнашыр өчен җыелдылар. Түгәрәк өстәл барышында экспертлар хастаханә эчендәге инфекцияләр проблемасы, алар белән көрәшүнең һәм профилактиканың заманча ысуллары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә башында билгеләнеп үткәнчә, авыруларга йоккан чирләр аркасында яшәүгә куркыныч яный һәм бу хасталар медицинаның иң үткен проблемаларының берсе булыпкалалар. Алар дөньяның бөтен илләре өчен аеруча зур әһәмият алдылар. 2011 елда Россия Федерациясендә төркемләп авыруның зур күләме теркәлгән. Инфекцияләр эләктерүгә җитлекми туган балалар яки хроник авырулар белән авыручы пациентлар аеруча еш дучар ителә. Соңгы вакытта кызамык авырулары саны буенча чиктән тыш уңышсыз ситуация күзәтелә. Үткән елның ахырында гына РФдә бу вирус сырхавы белән авыруның якынча 630 очрагы теркәлгән. Шунлыктан бу елда, шул исәптән, иммунизациядән дә, кирәкле чаралар кулланылды.

Киңәшмә барышында төп игътибар дезинфекцияләүнең, стерилизацияләүнең заманча чараларына һәм аларның дәвалау-профилактика оешмаларында куллануына, бүлмәләрдәге һаваны йогышсызландыруга бирелде. Кулларны хастаханә эчендәге инфекцияләр барлыкка килү рискын киметү өчен тире антисептиклары белән юу кирәклеге  турында билгеләнеп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International