Министр Айрат Фәррахов: «Замана белән бер аяктан барырга, бөтендөнья дәрәҗәсенә туры килгән иң заманча стандартларга ияреп барырга кирәк»

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февраль көнне Алабуга үзәк район больницасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашуында йомгаклау медицина киңәшмәсе үтте.

Алабуга муниципалитет районының башлыгы Геннадий Емельянов Айрат Зәкиевичка медицина киңәшмәсенең эшендә катнашырга мөмкинлек тапканы өчен, шулай ук Алабуга сәламәтлек саклау өлкәсенә булышлык итүе өчен (2011 елда шул булышлык итү аркасында Алабуга үзәк район больницасында беренче кан тамыры үзәге, шулай ук район Татарстан Республика сәламәтлек саклауның модернизацияләү программасына кертелде)рәхмәт белдерде.

Казанышлар һәм бурычлар белән баш табиб Шәфкәт Әхмәтҗанов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, 2011 елда районда 1000 кешегә 14,3 булган туучылар санының күрсәткече арту һәм 1000 кешегә 10,1 кадәр гомуми үлем дәрәҗәсенең төшүе хисабына демографик ситуациянең яхшыруы дәвам итте. Халыкның табигый үрчем күрсәткече артты һәм «+4,2» (ТР буенча – «+1,0») тәшкил итте. Ел дәвамында больницаны җиһазлау өчен яңа медицина җайланмалары китерелде, кабул итү-диагностика бүлеген төзәтү эшләре башкарылды, стационар һәм амбулатор-поликлиника оешмалары эшчәнлекләренең максат итеп куйган күрсәткечләренә ирештек.

Әйтелгәннәргә йомгак ясап, Айрат Зәки улы больница бу гади үзәк район больницасы гына түгел, ә II дәрәҗәле муниципальара үзәк дип билгеләде. Алабуга тирәли үзенә бер төрле икътисади зона якын 5 ел эчендә республикабызның икътисади үсеш нокталарының берсе булачак. Һәм бу хәл Алабуга медикларына район халкының саны арту һәм чит ил гражданиннарының медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләре белән бәйле булган аерым җаваплылык сала. «Замана белән бер аяктан барырга, бөтендөнья дәрәҗәсенә туры килгән иң заманча стандартларга ияреп барырга кирәк. Медицина ярдәмнәре базарында конкуренциягә сәләтле булыр өчен больницаны үстерүнең стратегик планын төзү таләп ителә» - дип билгеләде министр. Югары технологияләр үстерү планында Алабуга үзәк район больницасында оча сөяге-бот буынын эндопротезлау һәм офтальмологик операцияләр ясау өлкәләрендә начар булмаган перспективалар бар. Шулай ук Айрат Зәки улы больница җитәкчелеген хезмәткә түләүнең керткәннән соң иң зур эш хакын иң югары квалификацияле белгечләр ала башлауга китерә торган яңа системасына күчүне тәэмин итәргә юнәлеш бирде, һәм шулай ук, якын елларда медицина ярдәменә тарифлар артачак, шулай булгач медицина оешмаларының финанс хәле яхшырырга тиеш дип хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International