Республика онокологик диспансерында пациентлар өчен дәресләр булачак

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе

27 нче февраль көнне Казанда пациентлар өчен дәресләр булачак, һәм анда лимфомалар һәм хроник лимфолейкозлар белән көрәшү турында сөйличәкләр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника онкологик диспансеры бар теләгән кешене, пациентларны һәм аларның кардәшләрен, һәм үз саулыгына һәм якыннарының саулыгына битараф булмаган кешеләрне «Лимфомалар һәм озакка сузылучан лимфолейкоз» дигән темага булачак «Пациентлар мәктәбенә» килергә чакыра. «Пациентлар мәктәбе» кысаларында республикабызның алдынгы табиблары белән очрашу булачак. Котлау сүзен Онкологик диспансерның баш табибы Рөстәм Хәсәнов әйтәчәк. Чара барышында каралачак сораулар: «Хроник лимфолейкоз: сәбәбе, диагностика, дәвалау», «Пациентларның медицина ярдәме һәм иҗтимагый саклау алуларын оештыру сораулары», «Хроник лимфолейкозны реабилитацияләү һәм дәвалауның психологик аспектлары».

Сезне һәм сезнең якыннарыгызны, танышларыгызны дәвалауның һәм реабилитациянең яңа ысуллары, иҗтимагый саклау сораулары кызыксындыра икән, сезгә психологик булышу таләп ителә икән, үзе килегез һәм шушы чара кемне кызыксындырырга мөмкин, шуларны чакырыгыз.

Вакыты: 2012 елның 27 нче февраль 15.00 сәгатьтә

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 29 нчы йорт, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника онкологик диспансеры, конференц-зал (И корпусы, 2 нче кат).

Керү бушлай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International